Кем ул Укытучы?
Белем - күк кебек, һәркемнеке. Бер укытучы да аларны сораган кешедән тыелырга хокуклы түгел. Укыту - ул бирү сәнгате. (Абрахам Джошуа Гешель)
Укучыларым
Ачык дәресләр
Конкурслар
Җиңүчеләр
Белем - күк кебек, һәркемнеке. Бер укытучы да аларны сораган кешедән тыелырга хокуклы түгел. Укыту - ул бирү сәнгате. (Абрахам Джошуа Гешель)
"Кеше һәрвакыт яраткан кешеләреннән генә өйрәнә. Без өйрәнгәннәр дөрес укытучы дип аталалар, ләкин безне өйрәтүчеләрнең барысы да бу исемгә лаек түгел."
"Сезнең укытучыгыз сезне өйрәтүче түгел, ә сез өйрәнгән кеше."
"Сез белергә тиеш булган бар нәрсәне дә өйрәтеп булмый, укытучы бер генә нәрсә эшли ала - юлны күрсәтә."
Минем популяр дәресләрем
Краткая рекомендация по использованию презентации.
Автор:
Нуриева Лилия Валериевна
Образовательное учреждение:
Муниципальное автономное образовательное учреждение Прогимназия №64
Название презентации:
Әдәби марафон
Количество слайдов: 25
Среда, в которой выполнена презентация:
Microsoft Power Point
Слайд №1- титульный, содержит название работы и данные об авторе.
Слайд №2 “Содержание”данного литературного марафона, возможность перейти к одному из 4 х разделов (там)
Слайд №3-22- являются основой для интерактивной работы с данным пособием.
Слайд №23- открывается при правильном ответе.
Слайд №24- открывается при не правильном ответе.
Слайд №26 правильные варианты ответов.
Список использованной литературы:
1.Табышмаклар, мәкакьләр һәм әйтемнәр.-Казан: Гыйлем,2014.-80 б.
2.Иң матур сүз: уку китабы[төз.-авт.К.В. Закирова]. КАзан: Татар.кит. Нәшр.,2012.-431 б.
3.Портретлар һәм әкият рәсемнәре интернет челтәреннән
“Аулак өй”
Ход мероприятия.
Бәйрәмнең барышы:
Сәхнәдә өй күренеше. Кызлар сөйләшеп керәләр.
Гулина: Кызлар, бүген бездә аулак өй! Әти-әни кунакка киттеләр, өйне безнең карамакка калдырдылар. Әби дә өйдә юк.
Азалия: Алайса куңел ачабыз.
Гульшат: Эй, монда компьютер да юк, интернет та , телефон да тотмый. Шулай булгач, кызык буламени инде ул?
Гулина: (мендәр ата) Тот әйдә, әйдә, мендәр атышлы уйныйбыз!
(кызлар мендәр атып уйныйлар).
(Егетләр җырлаган тавыш ишетелә)
Гульшат: -Кызлар! кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?
Алия: -Кертик,кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.
Егетләр: Исәнмесез,кызлар-йолдызлар!
Кызлар: Исәнмесез! Егетләр сезгә кем кирәк?
Егетләр: Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегезне!
Кызлар: Ач булсагыз, ашап килегез, бер кочак акча алып килегез!
Егетләр: Акча бездә бер букча.
Кызлар: Ишек бавы бер алтын
Безнең кызлар мең алтын!
Егетләр: Кызлар кертегез инде, безнең дә уйныйсыбыз килә.
Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр)
ЛӘЙЛӘ: Егетләр,кызлар! Әйдәгез, кара-каршы җырлап алабыз!
”Челтәр элдем читәнгә”
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә.
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз микән?
Егетләр:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.
Бергә: Менә сиңа уң кулым
Менә сиңа сул кулым
Син бит минем якын дустым
Менә сиңа куш кулым.
Әби: Бигрәк матур җырлыйсыз икән. Булдырдыгыз. Ә хәзер әйдәгез “Йөзек салыш”уенын уйнап алабыз.
ДАНИЯР: -Мин башлыйм:
Иске уен, кызык уен –
“Йөзек салыш” уены.
Уч төбеңә йөзек салам –
Аңларсыңмы уемны?
Кемдә йөзек сикереп чык. (Кемдә йөзек , шул сикереп чыга)
КАРИНА: - Нинди җәза бирәбез?
ЕгетЛӘР: - Әтәч булып кычкырсын. (уен ике мәртәбә уйнала)
КЫЗЛАР: Шигырь сөйләсен!
Татар егете:
Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел-иң тәмле тел.
Тәмле диеп, телең йотма-
Туган телне онытма!
2) Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил”дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган тел
3) Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
4) Халкым теле-хаклык теле,
Аннан башка минем илем юк;
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
5) Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
6) Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була,
Әнкәй кебек-бер генә.
7) Әткәң-әнкәң телен белсәң,
Адашмассың кайда да.
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, айга да.
8) Туган телемдә аңлашам
Үткән, бүгенем белән.
Әлифбамны, дога итеп
Укыймын күңелемнән.
Укытучының бөтен горурлыгы укучыларда, ул чәчкән орлыкларның үсүендә. DI. Менделеев Бүгенге көндә, һәр укучыда индивидуальлекне, гармониядә үскән шәхесне күрергә һәм үстерергә теләгән укытучы катлаулы педагогик бурыч белән очраша: һәр укучының индивидуаль сәләтләрен һәм характеристикаларын исәпкә алып, һәркемне тәрбияләү. Студентларның үз-үзләрен белүләрен оештырганда, нәтиҗәләрне төзәтү ысулы турында уйларга кирәк. Бу студентлар өчен кулланма һәм укытучы өчен үсеш күрсәткече булып хезмәт итәчәк визуаль форма булырга тиеш. Бу максатлар өчен, Укучыларның сәләтен үстерү өчен индивидуаль маршрут” яраклы...
"Татар малае" бәйгесендә җиңүче
"Татар кызы" бәйгесендә җиңүче
Муниципаль олимпиадада призёр
Безнең җиңүләр