Үзеңне тикшереп кара әле,Укучым!
Сыйныф:Тема:
Методик материаллар
Биремнәр,роликлар, кызыклы материаллар
Яхшылык һәм уку календаре
Камил Кәримов “Исемсез күл”
Октябрь башлары...
Кичәге яңгырның болытлары haман авыл өстендә. Дымлы, караңгы көн, яланаяк басып булмаслык салкын җир өсте, яфраклары сирәгәйгән агачлар, кояшның сүрән яктысы - барысы бергә жәйнең үтеп киткәненә тагын да ныграк ышандыра. Төньяк-көнбатыштан чыккан җил, жәяүле бу¬ран кебек, түбәннән генә исә бугай. Җил үләннәрне тузгыта, камышлар арасына үтеп керә - сәфәр чыгасы кошларны ашыктыра, ояларын какшата. Ашыгыгыз-з-з, ашыгыгыз-з-з! Үрдәкләр генә ашыкмыйлар, нидер көтәләр.
Авылны чыгып, өч чакрымлап юл үткәч, калын катнаш урман башлана. Ерактан каракучкыл-зәңгәр булып күренеп торгангамы, аның исеме карурман ..
Сүзендә тора белә икән Нәгыйм абый, Рөстәмнең мәктәптән кайтканын көтеп торган. Карурманга барырга күптән хыялланып йөри иде Рөстәм. Аучы башы белән шушындый кызыклы ауга ияртеп алып чыккач, дус димичә, кем дисең инде Нәгыйм абыйсын! ...
Алар, Сәфәри умарталыгын сул якта калдырып, ат юлы белән кереп киттеләр. ...
- Нәгыйм абый, мылтыгыңны күтәреп барыйм әле аз гына? ...
- Патронсыз мылтык күсәк бит ул. Ну, мә, күтәр инде алай бик теләгәч. ...
Агач кәүсәләре туннеле аларны үрдәкле күлгә алып чыкты. ...
Үрдәкле күл... ...
Чикләвек, миләш, балан куаклары белән аралашып үскән биек имән, юкә, карамалар аны камап алган. Бу күл җиргә уелып кергән зур тугәpәк көзге сыман. Өслегендә кояш нурларын үзләренә ияртеп, кәрәкәләр сикерешә. Язгы гөрләвекләр күлне тирәнәйтә, ә яңгырлар саегудан саклый. Күл янында син үзеңне хыялый бер дөньяда дип хис итәсең. Рөстәм монда җае чыккан саен килергә тырыша. Йә җир җиләге җыючыларга, йә балан, чикләвеккә килүчеләргә иярә. Ә буген ул күршесе Нәгыйм абый белән. Көз җиттеме, Нәгыйм абыйсы ике көпшәле ау мылтыгын кулына ала. Санап карасаң, аның мылтыгы ничәмә-ничә тапкыр атылгандыр инде бу якларда. Карурман бай урман бит ул. Үрдәкле күл кебек күлләре дә берәү генә түгел. ...
Аучы этсез йөрми. Актырнак та хуҗасының аерылмас дусты. Атылган үрдәкләрне ташырга аңа гына куш. Җитез башкара, ауга еш йөргәне әллә каян билгеле. ...
Күлгә санаулы адымнар гына калгач, Рөстәм белән Актырнакны калдырып, Нәгыйм абый үзе китте. Алпамшадай зур гәудәле, озын балтырлы итекләре белән салам сынган тавыш та чыгармыйча ничек атлый беләдер ул?! Урыныннан да кузгалмый кебек, ә үзе инде камышлар арасына кереп югалды.
Агачтан агачка бәрелеп, шартлау авазы яңгырады. .. Рөстәм күл өстенә карады, куркудан тигезле-тигезсез хәрәкәтләр ясап, ике якка ике кыр үрдәге күтәрелде. Тагын шартлау... ...
Куркынган үрдәкләр ике яклап күлне әйләнеп үттеләр дә, кайдадыр еракта-еракта очрашып, бер ноктага әйләнделәр. ...
Шартлау авазы камышлар арасына кереп югалгач, кинәт кенә тынлык урнашты. Әйтерсең, бу тынлык Нәгыйм абыйга, Рөстәмгә, хәтта Актырнакка да уйланыр өчен бирелгән иде. ...
- Кул калтырый, юкса, мылтыгым төзәлгән җан иясенә котылу юк иде. Яшьрәк чагымда мылтыксыз-нисез әсир ала идем мин киек кошларны. ...
Мактану - җинелүнең бер төре диләр. Хәер, Рөстәмне уйландырганы монысы тугел. Кайтыр юлның зарыктыргыч бер минутында Нәгыйм абыйсы зарланырга кереште. ...
- Әзәйде үрдәкләр. Элек, ичмасам, ау дисәң дә ау иде... Нәрсә бүселеп барасың, мә, хет мылтыкны тотып кайт. Күнегә тор, син бит аучы буласы кеше. ...
Рөстәм мылтыкны алмады. Бер уй тынгы бирми иде аңа: бу күл элек Торна күле дип аталган, хәзер исә анда торнаның каурые да юк. Инде Үрдәкле күл, диләр. Тора-бара Кәрәкәле күл, диярләр. Ә Кәрәкәләрен дә тотып бетергәч... Исемсез күл булыр микән?..

Яхшылык һәм уку календаре
Әхмәт Исхак “Карт имән белән яшь егет”
Әхмәт Исхак
Карт имән белән яшь егет
Үзләренең йортлары тирәсендә,
Моннан йөз еллар чамасы элек
Бабасы утырткан Имән күләгәсендә
Ята иде яшь кенә бер Егет.
Ята торгач карап агачка,
Шундый уй туды аның башында:
“Нигә кирәк булган инде картлачка
Имән утыртырга монда?
Нинди файда бар андый агачтан?
Инде утырткачтан,
Утыртырга иде алма агачы.
Булыр иде, ичмасам алмасы,
Ягъни кешелфайдасы...”
Егетнең нәрсә уйлаганын белеп,
Телгә килеп,
Әйтте шунда аңа ачуланып Имән:
-Ә нинди файда бар кешеләрдән синнән?
Дөрес, мин
Алма бирмим.
Ләкин мин якын-тирәгә
Бирәм күләгә.
Бабаң мине утыртты шуның өчен дә.
Ял итәсең бит менә син дә
Ул утырткан агачның күләгәсендә.
Ә инде үзеңә килсәк,
Синең бит хәтта
Утыртканың юк кечкенә куак та.
Димәк,
Калмас синнән берәүгә дә
Күләгә дә!...

Яхшылык һәм уку календаре
Резеда Вәлиева “Кыңгыраулы чәчәк”
Резеда Вәлиева
«Кыңгыраулы чәчәк»
Яшел нарат урманында, аның иркен аланында бик нәфис, бик назлы бер Кыңгырау чәчәк үсеп чыккан.
— Абау ла, бигрәк матурсың! Исәнме, Кыңгырау чәчәк! Бик тә ошыйсың син миңа. Әйдә, икәү дус булабыз! — дигән Куян баласы.
— Дус булабыз? Ә ничек була соң ул дус булу? — дип сораган Кыңгырау чәчәк. Ул бит әле яңа гына туган булган, шуңа күрә дуслыкның нәрсә икәнен белмәгән.
Урман ягыннан бер Малай килеп чыккан.
Килеп чыгуга ук, ул: — Күр инде, нинди матур чәчәк! — дип, Кыңгырау чәчәкне өзәргә кулын сузган. Әмма кулын сузуы булган, шунда ук ялт иттереп тартып алган. Кемдер авырттырып тешләп алган икән аның кулын. Караса, кечкенә генә Куян баласы.
— Тимә Кыңгырау чәчәккә! Ул — минем дустым! — дигән Куян баласы, малайга ачу белән карап.
— Кит, кагылма аңа! Кыңгырау чәчәкне өзәргә ярамый.
— Ә! Мин белдем! Белдем дуслыкның нәрсә икәнен! — дип, шатланып чыңлап куйган шулчак Кыңгырау чәчәк һәм талгын җилдә әкрен генә зәңгәр башын чайкый-чайкый җырлап җибәргән: Дуслык ул — яхшылык,
Дуслык ул — яктылык.
Дуслык ул кояштай нур чәчә.
Син мине саклаучы,
Яшәүне яклаучы,
Яшә син, Куян дус,
Мең яшә!

Яхшылык һәм уку календаре
Нияз Хәкимуллин “Кызыл китап”
Нияз Хәкимуллин
“Хикмәтле” Кызыл китап”
Айдар әкият ярата. Һе, әкиятне кем яратмый диярсез сез!Юк шул, Айдар тыңлый торган әкиятләр үзенә бертөрле. Аларны Айдарга Нәкыйп бабасы сөйли.
Хикмәтле карт ул Нәкыйп бабай. Географ, сәяхәтче, журналист. Җир йөзендә ул аяк басмаган материклар, илләр, диңгез-океннар бармы икән?! Җитмешкә җитеп килсә дә, һаман әле яңа җирләргә сәяхәт кылу, күз күрмәгән, колак ишетмәгән үсемлекләр, җәнлекләр эзләп табу турында хыяллана.
Бабасы Айдарга һәр көнне бер хикмәтле әкият сөйләргә вәгъдә итте. Үз сүзендә тора торган кеше ул Айдарның бабасыю Хәзер ул аңа көн дә берсеннән-берсе кызыклырак әкиятләр сөйли.
Нәкыйп карт сөйли торганнары чын әкиятләр. Табигать турында, җир йөзендә яшәүче төрле-төрле киек җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр турында. Болар “Кызыл китап”ка кергән җан ияләре, үсемлекләр турында. Хәер, аларны әкият дип атау дөрес тә булып бетмәс. Бик мавыктыргыч, кызыклы булганга күрә генә Айдар аларны әкиятләр, ди.
“Кызыл китап”үзе нәрсә соң ул, дип сорарсыз, мөгаен. Ул шундый хикмәтле, мөгҗизалы китап инде.
Нәкыйп бабай “Кызыл китап”ны кешелекнең вөҗданы, ди. Чөнки ул китапка җир йөзеннән юкка чыгып бара торган җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр турында язылган, алар турында мәгълүмат теркәлгән.
“Табигатьне саклау- һәр кешенең, һәр милләтнең, халыкның изге бурычы ул”,- дип әйтә Нәкыйп бабай. Аннан ул болай дәвам итә: “Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып, җәнлекләрне, кош-кортларны кырып бетерәләр икән, димәк, кеше үзен үзе юк итә дигән сүз. Ул чагында кеше үзеннән-үзе юкка чыга. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә дә табигатьне күз карасы кебек саклаврга кирәк”.
_ Бабай, “Кызыл китап”үзе ниндирәк соң ул?- дип кызыксына Айдар.
-“Кызыл китап” ачылмалы калын календарьга охшап тора ул, олан,- дип аңлата бабасы.- Аның битләрен яңалар белән алмаштырырга , яисә бөтенләй алып куярга мөмкин. Китап әллщә ничә томнан тора.
-“Кызыл китап”ның битләре төрле төсләргә буялган, дип дәвам итте Нәкыйп карт. –Кызыл битләргә теркәлгән хайваннарның һәм үсемлекләрнең хәле бүгенге көндә бик аяныч. Алар тәмам юкка чыгып баралар. Махсус чаралар күрмичә аларны саклап калырга мөмкин түгел.
Сары битләргә кертелгән киекләрнең һәм үсемлекләрнең саны котылгысыз рәвештә кимеп баруын күрсәтә.
Ак битләргә әле юкка чыгу куркынычы булмаган хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән. Әмма алар да бик аз санда гына сакланып калганнар. Сирәк урыннарда гына орыйлар. Аларның тәмам юкка чыгу куркынычы бар.
Китапның яшел битләренә кайчандыр кызыл, сары, ак битләргә теркәлгән булып та хәзер сакланып калган, яңадан тергезелгән җәнлекләр һәм үсемлекләр кертелгән.

Конкурс
“Аулак өй”
“Аулак өй”
Ход мероприятия. Бәйрәмнең барышы:
Сәхнәдә өй күренеше. Кызлар сөйләшеп керәләр.
Гулина: Кызлар, бүген бездә аулак өй! Әти-әни кунакка киттеләр, өйне безнең карамакка калдырдылар. Әби дә өйдә юк.
Азалия: Алайса куңел ачабыз.
Гульшат: Эй, монда компьютер да юк, интернет та , телефон да тотмый. Шулай булгач, кызык буламени инде ул?
Гулина: (мендәр ата) Тот әйдә, әйдә, мендәр атышлы уйныйбыз!
(кызлар мендәр атып уйныйлар).
(Егетләр җырлаган тавыш ишетелә)
Гульшат: -Кызлар! кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?
Алия: -Кертик,кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.
Егетләр: Исәнмесез,кызлар-йолдызлар!
Кызлар: Исәнмесез! Егетләр сезгә кем кирәк?
Егетләр: Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегезне!
Кызлар: Ач булсагыз, ашап килегез, бер кочак акча алып килегез!
Егетләр: Акча бездә бер букча.
Кызлар: Ишек бавы бер алтын
Безнең кызлар мең алтын!
Егетләр: Кызлар кертегез инде, безнең дә уйныйсыбыз килә.
Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр)
ЛӘЙЛӘ: Егетләр,кызлар! Әйдәгез, кара-каршы җырлап алабыз!
”Челтәр элдем читәнгә”
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә.
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз микән?
Егетләр:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.
Бергә: Менә сиңа уң кулым
Менә сиңа сул кулым
Син бит минем якын дустым
Менә сиңа куш кулым.
Әби: Бигрәк матур җырлыйсыз икән. Булдырдыгыз. Ә хәзер әйдәгез “Йөзек салыш”уенын уйнап алабыз.
ДАНИЯР: -Мин башлыйм:
Иске уен, кызык уен –
“Йөзек салыш” уены.
Уч төбеңә йөзек салам –
Аңларсыңмы уемны?
Кемдә йөзек сикереп чык. (Кемдә йөзек , шул сикереп чыга)
КАРИНА: - Нинди җәза бирәбез?
ЕгетЛӘР: - Әтәч булып кычкырсын. (уен ике мәртәбә уйнала)
КЫЗЛАР: Шигырь сөйләсен!
Татар егете:
Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел-иң тәмле тел.
Тәмле диеп, телең йотма-
Туган телне онытма!
2) Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил”дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган тел
3) Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
4) Халкым теле-хаклык теле,
Аннан башка минем илем юк;
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
5) Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
6) Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була,
Әнкәй кебек-бер генә.
7) Әткәң-әнкәң телен белсәң,
Адашмассың кайда да.
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, айга да.
8) Туган телемдә аңлашам
Үткән, бүгенем белән.
Әлифбамны, дога итеп
Укыймын күңелемнән.


Конкурс
Конкурс мультимедийных презентаций
Краткая рекомендация по использованию презентации. Автор: Нуриева Лилия Валериевна Образовательное учреждение: Муниципальное автономное образовательное учреждение Прогимназия №64 Название презентации: Әдәби марафон Количество слайдов: 25 Среда, в которой выполнена презентация: Microsoft Power Point Слайд №1- титульный, содержит название работы и данные об авторе. Слайд №2 “Содержание”данного литературного марафона, возможность перейти к одному из 4 х разделов (там) Слайд №3-22- являются основой для интерактивной работы с данным пособием. Слайд №23- открывается при правильном ответе. Слайд №24- открывается при не правильном ответе. Слайд №26 правильные варианты ответов. Список использованной литературы: 1.Табышмаклар, мәкакьләр һәм әйтемнәр.-Казан: Гыйлем,2014.-80 б. 2.Иң матур сүз: уку китабы[төз.-авт.К.В. Закирова]. КАзан: Татар.кит. Нәшр.,2012.-431 б. 3.Портретлар һәм әкият рәсемнәре интернет челтәреннән


Тест
3 нче сыйныф өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше (рус төркеме).
1. Найдите слово, которое произносится твёрдо 1б
А) бистә
Б) йорт
В) бүлмә
Г) шәһәр
2. К какому слову во множественном числе добавляется окончание –нәр: 1б
А) урам
Б) ай
В) көн
Г) җәй
3. Найдите правильный перевод словосочетания кибет янында: 1б
А) около магазина
Б) внутри магазина
В) перед магазином
Г) за магазином
4. Подберите антоним к слову озын: 1б
А) биек
Б) көчле
В) зур
Г) кыска
..


Үзлектән өйрәнү
Татар теле дәресләре
Бу роликларны карап , татар телен өйрәнергә мөмкин
